ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

«Элемтә челтәре» бүлегенең проект документларына экспертиза үткәрү үзенчәлекләре турында «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Әлмәт зонасы бүлеге башлыгы урынбасары Ришат Зыятдин улы Бәдретдинов сөйли.


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Конгресс 2020 елның 21-24 сентябрь көннәрендә Казанда үтәчәк. Чараның уникальлеге шунда ки, ул виртуаль режимда үтәчәк. Бу интеллектуаль транспорт системаларын үстерүгә һәм Россиядә, БДБ, Урта Көнчыгыш илләрендә, Европа һәм Азия илләрендә «акыллы киләчәк» булдыруга юнәлтелгән яңа, масштаблы чара. Мондый дәрәҗәдәге һәм әһәмияттәге тармак вакыйгасы Россия Федерациясе территориясендә беренче тапкыр үтәчәк.


17
апрель, 2020 ел
җомга

Татарстанда инде җиде ел шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә бәя кую һәм смета нормалаштыру тармагында һөнәр буенча иң яхшы белгеч конкурсы үткәрелә.

2020 елның 6 апрелендә «2020 елда рөхсәт итү эшчәнлегенә карата рөхсәтләрнең гамәлдә булу вакытын озайту һәм башка үзенчәлекләр турында» 2020 елның 3 апрелендә чыккан 440 номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары гамәлгә керде.


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 11 апреленнән «Федераль адреслы инвестицион программаны формалаштыру һәм тормышка ашыру Кыйдәләренә үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актлары буенча аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында» 2020 елның 2 апрелендә чыккан 421 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Карары гамәлгә керде.

2020 елның 30 мартында чыккан 177/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән төзелеш ресурслары классификаторына үзгәрешләр кертелде.


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан белем бирү учреждениеләрен төзүгә һәм реконструкцияләүгә – Казан шәһәренең «Яз» торак комплексында балалар бакчасының, Апас штб балалар бакчасының һәм Лаеш муниципаль районында Ташкирмән мәктәбенең проект документлары каралып үтте.

Россиянең төзелеш министрлыгы 2020 елның 7 апрелендә чыккан 13436-ИФ/09 номерлы хаты белән 2020 елның I кварталында төзелеш смета бәясенең үзгәреш индексларын, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары, җибәрү-көйләү эшләре буенча смета бәясенең үзгәреш индекслары күләмен тулыландырды.


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның мартында кабат кулланыштагы проект документларының икътисади яктан нәтиҗәле реестрына 69 яңа капиталь төзелеш объекты кертелде. Хәзерге вакытта реестрда барлыгы 1423 проект бар.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан Мөслим авылында ябык йөзү бассейны һәм Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә өч футбол манежы төзелеше буенча проект документлары каралып үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International