Яңа балалар бакчалары һәм мәктәп дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан белем бирү учреждениеләрен төзүгә һәм реконструкцияләүгә – Казан шәһәренең «Яз» торак комплексында балалар бакчасының, Апас штб балалар бакчасының һәм Лаеш муниципаль районында Ташкирмән мәктәбенең проект документлары каралып үтте. Проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр техник регламентларның таләпләренә туры килә. Проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.

Казанда Совет районының «Яз» торак комплексында 120 урынлык яңа ике катлы балалар бакчасы төзеләчәк. Бинаның гомуми мәйданы 3 мең кв. м. тәшкил итә. Беренче катта 20 кешелек кече яшьтәге балалар өчен өч төркем урнашачак. Икенче катны һәрберсе 20 кешелек урта һәм өлкән яшьтәге өч төркем биләячәк. Проект белән логопед һәм психолог кабинетларын, чиста кием кладовоен, укытучылар бүлмәсен, музыка һәм физкультура залларын урнаштыру каралган. Якын-тирәдәге территориядә алты балалар мәйданчыгы (спорт һәм уен) һәм коляскаларны, чаналарны һәм җәяүле инвентарьны саклау мәйданчыгы урнашкан.

Апас штб Яшьләр урамы буенча 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк. Балалар бакчасы бинасы – ике катлы, мәйданы 2 мең кв. м. тирәсе. Беренче катта кече яшьтәге балалар төркемнәрен, медицина блогын, азык-төлек блогын, кер юу бүлмәсен урнаштыру каралган. Икенче катта – урта һәм өлкән яшьтәге балалар төркемнәре, физкультура һәм музыка дәресләре залы, логопед кабинеты, сенсор бүлмәсе, түгәрәкләр. Якын-тирәдәге территориядә уен һәм хуҗалык зоналары урнашачак.

Лаеш районының Ташкирмән авылында төп гомуми белем бирү мәктәбенә реконструкция үткәреләчәк. Реконструкция проекты белән 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасын, спорт залын һәм аларны мәктәп бинасы белән тоташтыручы җылы галереяләрне төзү каралган. Мәктәптә баскычлар, мәйданчыклар, болдыр, түбәләр ремонтланачак, тәрәзәләр, ишекләр, идәннәр алыштырылачак.

Барлык объектларда да проект карарлары инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре (өлкәннәр, йөкле хатын-кызлар, балалары һәм балалар коляскалары булган кешеләр һ.б.) өчен үтемлелекне тәэмин итүне исәпкә алып башкарылган һәм «Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен биналар һәм корылмалар белән һәркем файдалана алырлык булуы» КҖ 59.13330.2012 таләпләренә туры килә. Гомуми универсаль юлларны урнаштыру халыкның барлык категорияләре (сәламәт, инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар) тарафыннан файдалану өчен билгеләнгән.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International