Казанда, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада яңа спорт объектлары дәүләт экспертизасын үтте

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертлары тарафыннан Мөслим авылында ябык йөзү бассейны һәм Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә өч футбол манежы төзелеше буенча проект документлары каралып үтте.

Мөслим авылында 1,5 мең кв. м. тирәсе мәйданлы яңа ябык йөзү бассейны барлыкка киләчәк. Бассейнда балалар һәм олылар, шул исәптән халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен белем алу-тренировка дәресләре һәм сәламәтләндерү йөзүе үткәреләчәк. Якын территориядә 19 урынга исәпләнгән автостоянка урнашкан, шул исәптән 2 урын – инвалидлар транспорты өчен. Территорияне төзекләндерү үз эченә күпьеллык үләннәр чәчү, куаклар утырту белән газоннар булдыруны ала.

Футбол манежлары Казанда, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада футбол буенча җирле командаларның белем алу-тренировка дәресләре өчен төзеләчәк. Манеж бинасы 6 мең кв. м. тирәсе мәйданлы, бер катлы һәм үз эченә ясалма футбол өслекле манежны, уен зоналарын, киенү-чишенү бүлмәләрен, душ бүлмәләрен, тренерлар өчен бүлмәләрне, тренажер залын, медпунктны, ашханәне, сак хезмәтен кертә. Кече архитектура формалары, эскәмияләр, газон чәчү, куаклар һәм агачлар утырту каралган. Территориядә автостоянка бар.

Проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр техник регламентларның таләпләренә туры килә. Проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International