«Стройэкспертиза. Татарстан Республикасы» журналында басма: элемтә челтәрләре: экспертизаны ничек үткәрергә?

2020 елның 21 апреле, сишәмбе
«Элемтә челтәре» бүлегенең проект документларына экспертиза үткәрү үзенчәлекләре турында «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Әлмәт зонасы бүлеге башлыгы урынбасары Ришат Зыятдин улы Бәдретдинов сөйли.

Базар инфраструктурасының мөһим элементларының берсе – элемтә. Элемтә – матди җитештерү тармакларының берсе, аның функцияләре кулланучыларга төрле мәгълүматны (хәбәрләрне) тапшыру буенча хезмәтләр күрсәтүдә, шулай ук хәбәрләрне тапшыру өчен техник чаралар күрсәтүдә тора. Транспорт һәм электр энергетикасы белән беррәттән элемтә илнең инфраструктура комплексының төп өлешләреннән берсе булып тора.

Заманча үсеш этабында электр элемтәсе телефон, факсимиль, радио- һәм телевидение мәгълүматларын, шулай ук төрле тизлек, телеидарә, телеметрия, телесигнализацияне автоматлаштырылган җитештерү, энергосистемалар, газ һәм нефть үткәргечләр белән идарә итү өчен цифрлы (дискрет) мәгълүматны тапшыруны һәм кабул итүне тәэмин итә.

Бу хакта тулырак мәгълүматны «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Әлмәт зона бүлеге башлыгы урынбасары Ришат Зыятдин улы Бәдретдиновның «Стройэкспертиза. Татарстан Республикасы», № 2 (19), 2020 елның марты, 46 битендәге журнал мәкаләсендә  укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International