Беренче тур нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы сметчик-2020» исеменә кандидатлар

2020 елның 17 апреле, җомга

Татарстанда инде җиде ел шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә бәя кую һәм смета нормалаштыру тармагында һөнәр буенча иң яхшы белгеч конкурсы үткәрелә.

Аны оештыручылар – ТР төзелеш министрлыгы, ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе, «Россиянең Баш дәүләт экспертизасы» ФАУ Казан филиалы, ТР Төзүчеләр берлеге, КДАТУ.

- «Иң яхшы сметчик» конкурсы безгә ТР Дәүләт экспертизасы буларак кына түгел, ә белгечләрнең үзләренә дә һөнәри белемнәрен һәм күнекмәләрен заманча шартларга ни дәрәҗәдә туры килүләрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Ә бит нәкъ менә төрле конкурсларда катнашу үзенең шәхси һәм һөнәри үсешенә прогрессив карашларының күрсәткече булып тора һәм хезмәт базарында сизелерлек өстенлек бирә. Аның нәтиҗәсе – һәр катнашучы өчен яхшы мотивация. Кем җиңүче булмады, үзләренең йомшак урыннарын күрә һәм кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген аңлый. Җиңүчеләр, кагыйдә буларак, карьера баскычыннан тиз күтәрелә. Моннан тыш, күп кенә конкурсантларның хезмәтләре белән республиканың һәм хәтта илнең күп кенә әйдәп баручы предприятиеләре кызыксына», - дип билгеләп үтә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов.

Быел җиңүгә утыз белгеч кандидат булды.

Алар барысы да конкурсның беренче турын – тестын һәм төрле дәрәҗәдәге 50 сорауны үттеләр.

Беренче тур нәтиҗәләре буенча лидерлар унлыгына түбәндәгеләр керде: Әгъзамова Юлия, Галеева Лилия, Косова Алена, Куликова Надежда, Сапсай Анна, Смолькова Алена, Талипова Яна, Хөсендинова Алла, Хөснетдинова Гүзәл, Черепенина Людмила.

Алда тагын ике тур бар – һөнәри казанышларны тәкъдир итү һәм конкурс комиссиясе белән әңгәмә. Һәр конкурсант диплом һәм бәһасез ярышлар тәҗрибәсе алачак. Иң яхшы конкурсантлар фирма алтын значоклары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International