ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

ББДР алып бару тәртибе эксперт ярдәме барышында проект документларына кертелгән үзгәрешләрне карау нәтиҗәләре буенча экспертиза бәяләмәләрен ББДР кертү зарурлыгына бәйле рәвештә Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 маддәсендәге 3.10 өлешенә туры китерелде.


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 30 мартында чыккан 175/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы нигезендә «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарларны, эшләрне, хезмәтләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендә чыккан 44-ФЗ номерлы Федераль законның 34 статьясындагы 16.1 өлешен, 112 статьясындагы 59 өлешен гамәлгә ашыру максатыннан түбәндәге әйберләр расланган.

2020 елның 31 мартыннан, 2019 елның 26 декабрендә чыккан 871/пр, 872/пр, 873/пр, 874/пр, 875/пр, 876/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыклары гамәлгә керү сәбәпле, Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыклары үз көчен югалткан.


24
апрель, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр, төзелештә бәя кую өлкәсендәге профессионаллар! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Сметчиклар көне белән котлыйм!


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия экспертлары, чит ил коллегалары белән бергә, төзелеш өлкәсендә халыкара стандартлар өстендә эшләүне дәвам итәләр. Фикер алышуны онлайн режимда «Асылмалы фасадны күп катлы биналар этелешенә сынау ысуллары» ISO PWI 24084 дигән документ үтте. Фасадның динамик йөкләнешләренә сынаулардан тыш, стандартта фасад конструкцияләренә статик йөкләнешләрне исәпкә алырга кирәк дигән карар кабул ителде.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертиза хезмәтенең җитәкчесе Тамара Василий кызы Сальникова «Төзелештә проектлар белән идарә итү ГОСТ Р 57363-2016. Проект белән идарә итүченең (техник заказ бирүченең) эшчәнлеге» темасына вебинар үткәрәчәк.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Владимир улы Якушев 21 апрельдә РБК мәйданчыгында узган онлайн-конференция режимында, якын көннәрдә эшли башлаячак пандемия чорында төзелеш тармагына ярдәм итү чаралары турында сөйләде.

2020 елда Татарстан Республикасында– «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәдәният» алты милли проект буенча 125 объектта төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак. Әлеге проектларны финанслау күләме 13 млрд сумнан артык санны тәшкил итәчәк.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Территорияләрне планлаштыру, архитектура-төзелеш проектлаштыру, линия-кабель элемтә корылмаларын төзү һәм реконструкцияләү буенча документларны әзерләгәндә артык таләпләрне бетерү максатыннан, РФ Хөкүмәте тарафыннан кайбер закон актларына үзгәрешләр кертелә.

2020 елның 27 апрелендә «2016 елның 15 апрелендә чыккан 248/пр номерлы Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган капиталь төзелеш объектына  карата проект документларын эшләү өчен махсус техник шартлар эшләү һәм килештерү Тәртибенә үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 27 мартында чыккан 165/пр номерлы Россия төзелеш министрлыгының боерыгы гамәлгә керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International