Дәүләт объектларына ачык технологик һәм бәяләр аудиты үткәрүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

2020 елның 11 апреленнән «Федераль адреслы инвестицион программаны формалаштыру һәм тормышка ашыру Кыйдәләренә үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актлары буенча аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында» 2020 елның 2 апрелендә чыккан 421 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Карары гамәлгә керде.

Карар нигезендә 2024 елның 31 декабренә кадәр түбәндәге әйберләр билгеләнгән:

  • «Дәүләт катнашында эре инвестицион проектларга ачык технологик һәм бәяләр аудитын үткәрү һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2013 елның 30 апрелендә чыккан 382 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары белән расланган дәүләт катнашында эре инвестицион проектларга ачык технологик һәм бәяләр аудитын үткәрү турындагы Нигезләмәнең гамәлдә булуы туктатыла;
  • Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгына дәүләт катнашында эре инвестицион проектка ачык технологик аудитны үткәрү турында уңай җыелма бәяләмәнең күчермәсен (капиталь төзелеш объектына карата проект документлары эшләнгән проектлар буенча) яисә дәүләт катнашында эре инвестицион проектның ачык технологик һәм бәяләр аудитының беренче этабын үткәрү турында уңай бәяләмәнең (үз эченә проект документларын эшләүне алган проектлар буенча) күчермәсен тапшыру турында таләп юкка чыгарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International