Безнең Учреждениегә 30 ел тула. Кешелек критерийлары буенча – бу актив эшчәнлек, кыюлык һәм үз көчеңә ышану вакыты.
Бүген «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе – 140 белгечтән торган коллектив, шуларның 40тан артыгы – аттестацияләнгән экспертлар.
Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан төзелештә бәя кую системасын камилләштерү дәвам итә.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе экспертиза һәм бәя куюның актуаль мәсьәләләре буенча ел саен үткәрелә торган семинар үткәрәчәк.
2018 елның 25 сентябренда чыккан 618 номерлы Россиянең төзелеш министрлыгы боерыгы белән күпфатирлы йортның капиталь ремонт бәяләү бәясен билгеләү буенча методик тәкъдимнәр расланды.
Свердловск өлкәсенең «Талицкий районы халкына социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге» дәүләт автоном учреждениесе Мәҗит Хаҗип улы Салиховка һәм «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе коллективына рәхмәт белдерде.
2018 елның 20 октябреннан башлап «Төзелеше Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары һәм бюджеттан тыш чыганакларны җәлеп итеп финанслана торган, капиталь төзелеш объектларының смета бәясен билгеләгәндә кулланылырга тиешле смета нормативларының Классификациясе, төзелеш смета бәясенә карата фаразланган һәм индивидуаль үзгәреш индексларының раслануы турында» 2015 елның 8 июнь көнендә чыккан 413/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы боерыгы гамәлдән чыкты.
Бюджет акчаларын экономияләү һәм рациональ файдалану – халык хуҗалыгының барлык тармакларында дәүләтнең төп бурычларының берсе булып тора. Төзелеш, бюджет өчен чыгымлы һәм социаль әһәмиятле тармак буларак, төзелеш процессының барлык этапларында үзенә аерым игътибар таләп итә.
«Проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза карарларын әзерләүгә карата экспертлар эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының кайбер боерыкларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 17 сентябренда чыккан 581/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының боерыгы белән дәгъвачылар проект документларына яки инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә экспертиза карарларын әзерләү хокукына ия булган экспертлар эшчәнлегенең юнәлешләре буенча исемлек аныкланды.
2018 елның 16 октябренда төзелешнең смета бәясен дөрес итеп билгеләү турындагы бирелгән карарлар реестрын алып бару Тәртибен билгели торган Россиянең төзелеш министрлыгы боерыгы гамәлгә керде.