Төзелешнең дөрес бәясе турында бирелгән карарлар реестрын алып бару Тәртибе расланды

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

2018 елның 16 октябренда төзелешнең смета бәясен дөрес итеп билгеләү турындагы бирелгән карарлар реестрын алып бару Тәртибен билгели торган Россиянең төзелеш министрлыгы боерыгы гамәлгә керде.

Реестр аерым язмалардан тора, аларның һәркайсы смета бәясенең дөрес итеп билгеләнүе турындагы аерым карарга туры килә. Реестрдагы һәрбер язмада түбәндәге бүлекләр булырга тиеш:

  • Эш башкаручылары турында идентификацион мәгълүматлар
  • Капиталь төзелеш объекты турында идентификацион мәгълүматлар
  • Төзүче (техник заказ бирүче) турында идентификацион мәгълүматлар
  • Смета бәясен тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүматлар
  • Карарны тапшыру датасы һәм аның реквизитлары

«Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен) саклау буенча эшләрне, капиталь төзелеш объектларының төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт смета бәясен дөрес итеп билгеләү һәм әлеге реестрда булган мәгълүматларны тапшыру турындагы бирелгән карарлар реестрын алып бару Тәртибен раслау хакында» 2018 елның 16 июленда чыккан 430/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International