Аппаратлар, машиналар һәм җиһазлар куркынычсызлыгының техник җайга салынуы «Техник җайга салу турында» 2002 елның 27 декабренда чыккан 184-ФЗ номерлы Федераль законның төп нигезләмәләре нигезендә гамәлгә ашырыла.
Экспертиза нәтиҗәләре буенча Казанда, Татарстан Республикасының Арча, Лаеш, Түбән Кама муниципаль районнарында урнашкан яңа автомобиль юлларын төзүгә һәм гамәлдәге автомобиль юлларын реконструкцияләүгә карата уңай бәяләмәле карарлар бирелде.
Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан проект һәм эзләнү эшләрен башкаруга карата дәүләт контрактының типлаштырылган формасы, капиталь төзелеш объектын төзүгә (реконструкцияләүгә) карата дәүләт контрактының типлаштырылган формасы, шулай ук тиешле типлаштырылган контрактларның мәгълүмати карталары расланды.
Федераль бюджет акчаларын җәлеп итеп төзелә торган капиталь төзелеш объектларының смета бәясен билгеләгәндә кулланылырга тиешле смета нормативларының Федераль реестрына яңа норматив-хокукый документлар кертелде.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелешенә карата проект һәм смета документларына экспертиза үткәрелде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәле карарлар бирелде.
2018 елда Татарстан Республикасының Дәүләт экспертизасы проектлаштыру, төзелеш һәм эксплуатацияләү стадияләрендә биналарның һәм корылмаларның ышанычлылыгын, иминлеген, шулай ук республиканың инвестицион-төзелеш эшчәнлегендә бердәм дәүләт бәяләү сәясәтен үтәүне тәэмин итә.
Россиянең төзелеш Министрлыгы 2018 елның III һәм IV кварталына смета бәясенең фаразланган индексларын раслады.
«ТР экспертиза буенча вестнигы» журналының бу саны безнең өчен – үзенчәлекле һәм мөһим вакыйгага багышланган. 2018 елның 4 ноябрь көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасына 30 ел тула.
2018 елның 25 октябрь көнендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Капиталь төзелеш объектларын проектлаштыру кысаларында җир кишәрлекләрен тапшыру һәм рәсмиләштерү үзенчәлекләре» темасына семинар оештыра.
«Биек биналарның һәм корылмаларның фундаментлары конструкцияләре. Эшләрне җитештерү кагыйдәләре» дигән яңа кагыйдәләр җыентыгы эшләнде.