ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында ел саен үткәрелә торган «Шәһәр төзелеше эшчәнлегендә һәм төзелештә бәя куюда яңа кануннар. Проект документларына дәүләт экспертизасы үткәрүнең, төзелештә смета бәясенең дөреслеген һәм сметаны нормалаштыруны тикшерүнең актуаль мәсьәләләре. Төзелешнең смета бәясен билгеләүнең ресурс ысулы» дигән темага семинар булды.


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан икътисадый эшчәнлек төрләре буенча җитештерүчеләрнең бәяләр индекслары җиткерелде, алар 2019 елга һәм 2019 - 2024 елларның план чорына дәүләт оборона заказы буенча җибәрелә торган продукциянең бәяләрен формалаштыру өчен кулланыла ала.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

«ПрофСтандарт» белем бирү үзәгендә 2018 елның 26-30 ноябрь көннәрендә төзелеш кишәрлекләре прораблары өчен квалификация күтәрү курслары узачак.


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Территорияләр белән файдалануның аерым шартлары булган зона чикләрендә төзелергә, төзекләндерелергә тиешле объектларның проект документларына карата дәүләт экспертизасы әлеге зона режимы мондый төр биналарның, корылмаларның һәм (яки) аларның характеристикаларын урнаштыру буенча чикләүне күздә тоткан очракта гына үткәрелә.


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 1 гыйнварыннан башлап дәүләтнеке булмаган экспертиза проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрү буенча дәүләт хезмәтләре белән беррәттән тулысынча электрон рәвештә күрсәтелү формасына күчте. Бу вакыт эчендә мөрәҗәгать итүчеләргә техник характерда да, экспертиза үткәрү процедурасы буенча да техник ярдәм күрсәтү сервисы оештырылды.


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген Балтач районы Борбаш авылында «Ярдәм» исемле малайлар өчен пансионат ачылды. Пансионатны ремонтлау өчен спонсорлык ярдәм «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе»дәүләт автоном учреждениесе тарафыннан күрсәтелде.

Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе сайтының шәхси кабинетында телефонга хәзер проектларны карау стадияләренең үзгәрешләре турында смс-хәбәр алу мөмкинлеге барлыкка килүе хакында Сезгә хәбәр итәбез.


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы заказ бирүчеләр тарафыннан төзелеш-монтаж эшләрен башкару графигын, шулай ук дәүләт контрактлары буенча башкарылган эшләргә карата түләү графигын төзү буенча бердәм кагыйдәләр билгеләде.


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 10 ноябренда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «2018 елда җылылык белән тәэмин итүгә карата тарифларны җайга салу үзенчәлекләре. Озак вакытлы тарифлы җайга салуга күчү» темасына семинар үткәрә.

Проект документларына санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килү-килмәү буенча экспертиза үткәрү Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясындагы 5 өлеше белән регламентлаштырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International