2018 елның 16 ноябрь көне
«Шәһәр төзелеше эшчәнлегендә һәм төзелештә бәя кую буенча яңа законнар. Проект документларына дәүләт экспертизасын үткәрүнең, төзелештә смета бәясенең дөреслеген һәм сметаны нормалаштыруны тикшерүнең актуаль мәсьәләләре. Төзелешнең смета бәясен билгеләүнең ресурс ысулы» ел саен үткәрелә торган семинар
Семинарда катнашучының буклеты һәм бонус программасы
Семинарны оештыручылар: «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы
Семинарны үткәрү урыны: ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10нчы йорт, каб. 312
Семинарда катнашу өчен заявканы (843) 253-75-49, 272-80-83, 272-65-60 телефоннары яки info@proff-standart.ru электрон почтасы буенча бирергә мөмкин.
Яңа смета-норматив базаны куллану практикасы буенча сораулар 2018 елның 1 ноябрь көненә кадәр info@proff-standart.ru электрон почтасына кабул ителә. Сезнең сорауларыгыз буенча семинар программасы тулыландырылачак һәм компетентлы лекторлар чакырылачак.