Россиянең төзелеш министрлыгы экспертлар эшчәнлегенең юнәлешләре буенча исемлекне раслады

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

«Проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза карарларын әзерләүгә карата экспертлар эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының кайбер боерыкларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 17 сентябренда чыккан 581/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының боерыгы белән дәгъвачылар проект документларына яки инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә экспертиза карарларын әзерләү хокукына ия булган экспертлар эшчәнлегенең юнәлешләре буенча исемлек аныкланды. Моннан тыш, әлеге исемлеккә смета бәясенең дөреслеген тикшерү өлешендә проект документларына экспертиза үткәрү кертелгән.

Яңа боерык нигезендә, смета бәясен тикшерү турында карар, вазыйфасы белән квалификация аттестатында күрсәтелгән эксперт эшчәнлегенең тиешле юнәлеше буенча проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза карарларын әзерләү хокукына аттестацияләнгән һәм смета бәясенә тикшерү үткәрүдә катнашкан затлар тарафыннан имзаланырга тиеш.

Гамәлгә 2020 елның 1 гыйнварыннан керә торган, әлеге боерык белән расланган үзгәрешләрнең 2 пунктыннан тыш, документ гамәлгә 2018 елның 23 октябреннан керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International