Казанда экспертиза һәм бәя куюның актуаль мәсьәләләре буенча ел саен үткәрелә торган семинар узды

2018 елның 16 ноябре, җомга

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында ел саен үткәрелә торган «Шәһәр төзелеше эшчәнлегендә һәм төзелештә бәя куюда яңа кануннар. Проект документларына дәүләт экспертизасы үткәрүнең, төзелештә смета бәясенең дөреслеген һәм сметаны нормалаштыруны тикшерүнең актуаль мәсьәләләре. Төзелешнең смета бәясен билгеләүнең ресурс ысулы» дигән темага семинар булды.

Чарада республиканың, шулай ук якын-тирә төбәкләрнең 100ләп белгече – дәүләт заказ бирүчеләре, инвесторлар, төзүчеләр, подрядчылар, төзелеш һәм проект оешмалары, мәгариф учреждениеләре катнашты.

Семинарны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ оештырды.

Семинарны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев ачып җибәрде. Ул хәбәр иткәнчә, безнең илдә бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән, шәһәр төзелеше законнарына үзгәрешләр керткән берничә федераль закон кабул ителде. Шулай ук билгеләп үткәнчә, безнең республика куелган бурычларны үтәүдә актив катнаша.

«Безнең Учреждение өчен төзелеш тармагы вәкилләренә яңа норматив документлар һәм һөнәри җәмгыять белән тыгыз хезмәттәшлек итү – мөһим миссия булды һәм булып кала. Нәкъ менә сезнең белән шул актуаль мәсьәләләрне карап үтү, алда булачак үзгәрешләр турында хәбәр итү һәм, шуның белән бәйле рәвештә, уртак эшебезне ничек төзергә кирәк булачагы турында фикер алышу максатыннан без бүген монда – семинарда җыелдык», – дип мөрәҗәгать итте семинарда катнашучыларга «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов.

Буклетны карарга

Семинарның спикерлары булып «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең хезмәткәрләре: җитәкченең урынбасары Рөстәм Равил улы Мифтахетдинов, архитектура, шәһәр төзелеше һәм инженерлык эзләнүләр бүлегенең башлыгы Игорь Алексеев, экспертиза хезмәтенең җитәкчесе Тамара Сальникова, төзелештә бәя кую буенча региональ үзәкнең җитәкчесе Татьяна Антонова, эшчәнлекне һәм сатып алуларны хокукый тәэмин итү бүлегенең башлыгы Гөлназ Әсхәт кызы Ильясова, махсус экспертизалар бүлегенең эксперты Александр Никитин, инженерлык яктан тәэмин итү бүлегенең баш эксперты Светлана Рученина, махсус экспертизалар бүлегенең башлыгы Елена Марат кызы Бакина, проект-смета документларын кабул итү бүлегенең башлыгы Гүзәл Рифат кызы Ногманова, оештыру эшләре бүлегенең башлыгы Ирина Баранова; шулай ук башка оешмалар хезмәткәрләре чыгыш ясады: «ВОЛГА-КАМА» Берлеге үзен-үзе җайга салучы оешманың хокук мәсьәләләре буенча башкарма директор урынбасары Хәлил Хәмзәй улы Мөхетдинов, ТР буенча Россия ФСХИнең юридик затларга салым салу бүлегенең башлыгы Эльмира Тәфкил кызы Хәмидуллина.

Докладчыларның чыгышлары тере аралашу форматында узды, шулай ук кызыксындырган сорауларга җаваплар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International