Хөрмәтле заказ бирүчеләр!
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») югары квалификацияле кадрлар әзерләүне үткәрә һәм 2019 елда укуларны оештыру буенча үзара файдалы хезмәттәшлек шартларын тәкъдим итә. Белем бирү үзәге ай саен актуаль темалар буенча белем бирү чараларын үткәрә һәм барлык теләүчеләрне анда катнашырга чакыра!
2019 ЕЛНЫҢ ГЫЙНВАР-ФЕВРАЛЬ-МАРТ АЙЛАРЫНА ГРАФИК
СМЕТЧИКЛАР ӨЧЕН ОНЛАЙН КУРСЛАР
«2019 ЕЛДА ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ИҢ ЯХШЫ СМЕТЧИГЫ» КОНКУРСЫ
Безнең өстенлекләр – киң сайлап алу мөмкинлеге белән белем бирү программалары, югары профессиональ укытучылар штаты, безнең эш турында уңай фикерләр, билгеләнгән үрнәктәге документларны алу мөмкинлеге, һәрбер клиентка карата индивидуаль рәвештә алым, ташламаларның сыгылмалы системасы һәм бонус программалары, шулай ук белем алу өчен уңайлы шартлар!
Заказ бирүче сайлавы буенча укыту формасы:
- көндезге
- онлайн курслар, вебинарлар
10 кешедән торган төркем формалашканда ташламалар бирелә яки заказ бирүче сайлавы буенча теләсә кайсы семинарда түләүсез катнашу мөмкинлеге.
Белем бирү үзәге белгечләре сезне кызыксындырган сорауларга һәрвакыт җавап бирергә әзер: + 7 (843) 253-75-49, 272-80-83, 272-65-60, info@proff-standart.ru, proff-standart.ru.
Белем бирү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»), Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 22.
Заявканы info@proff-standart.ru электрон адреска җибәрергә кирәк.
Белем алу өчен заявка бирү бланкы