2019 елның 4-8 февраль көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгендә («ПрофСтандарт») «Төзелештә бәя кую һәм сметаны нормалаштыру» программасы буенча эш тәҗрибәсе булган сметчиклар өчен квалификация күтәрү курслары узачак.
Курсларны «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең төзелештә бәя кую буенча Региональ үзәгенең төзелештә бәя кую һәм сметаны нормалаштыру өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр-практиклары үткәрәләр.
Катнашырга чакырабыз: проект институтларының икътисади, смета-шартнамә, план-финанс бүлекләре, төзелеш компанияләре, ТМИ, капиталь төзелеш бүлекләре җитәкчеләрен һәм белгечләрен.
Курсларның тулы программасы сорау буенча бирелә.
Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 12 800 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый).
Укулар азагында 72 академик сәгатькә билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне күтәрү турында таныклык бирелә. Бу бәягә укыту-методик материаллар комплекты керә.
Курслар һәм ташламалар турында өстәмә мәгълүмат: (843) 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.