Биналар һәм корылмаларның иминлеге турында Техник регламентны гамәлгә ашыру максаты белән гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген, шулай ук аларның мөлкәтен, әйләнә-тирә мохитне, хайваннар һәм үсемлекләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауны тәэмин итү өчен территорияләрне махсус куллану шартлары булган зоналар билгеләнә.
2008 елда РФ Шәһәр төзелеше Кодексына «Территорияләрне махсус куллану шартлары булган зоналар» дигән яңа төшенчә кертелде. 10 елдан соң, шәһәр төзелеше законнары аша гына түгел, җир законнары аша да территорияләрне махсус куллану шартлары булган зоналарны җайга салу зарурлыгы килеп туды.
2018 елда РФ Җир Кодексына «Территорияләрне махсус куллану шартлары булган зоналар» XIX яңа башлык кертелде.
Бу турыда тулырак мәгълүматны 2018 елның 04/2018 (7) номерлы IV квартал «Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналының 47 – 50 битләрендә укыгыз.