Газ куллану системаларын проектлаштыруның яңа кагыйдәләре расланды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

2018 елның 5 декабренда чыккан 789/пр номерлы Россиянең төзелеш министрлыгы боерыгы белән бер фатирлы һәм блоклы торак йортларда, шулай ук ягулык сыйфатында табигый газ кулланыла торган торак йортларда газ куллану системаларын (эчке газ куллану челтәрләрен) проектлаштыруның кагыйдәләре расланды.

Кагыйдәләр җыентыгы түбәндәге әйберләрне проектлаштыруга карата таралмый:

  • тышкы газ куллану челтәрләрен, алар КҖ 62.13330 нигезендә проектлаштырыла;
  • технологик газүткәргечләрне;
  • сыекландырылган углеводород газлары газүткәргечләрен.

Боерык гамәлгә 2019 елның 6 июненнән керә.

«Торак биналар. Газ куллану системаларын проектлаштыруның кагыйдәләре» кагыйдәләр җыелмасының раслануы турында»2018 елның 5 декабренда чыккан 789/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International