2018 елда объектлар төзелешенә бүлеп бирелә торган бюджет акчаларын оптимальләштерергә мөмкинлек бирүче 36 меңнән артык смета нормалары актуальләштерелде. Шулай ук төзелеш һәм махсус төзелеш эшләренә һәм җиһазларны монтажлауга карата дәүләт элемент смета нормаларының җыентыкларына өстәмәләр һәм үзгәрешләр расланды. Соңгы елларда федераль смета-норматив базаны гармонизацияләү буенча эшләр алып барылды.
Смета нормативларын актуальләштерү – төзелештәге яңа Россия һәм дөньякүләм технологияләрне, технологик һәм конструктив чишелешләрне, шулай ук төзелеш өлкәсендә кулланыла торган заманча төзелеш материалларын, конструкцияләрен һәм җиһазларын гамәлгә кертү өчен кирәк.