ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Дәүләт экспертизасын үткәрү өчен тапшырыла торган электрон документлар форматына таләпләр 2017 елның 12 маенда чыккан 783/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән билгеләнгән, ул гамәлгә 2017 елның 26 сентябреннан кергән.


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

ӨБС һәм 44-ФЗ буенча мөһим мәгълүмат.

Кадерле укучыларыбыз! Сезгә «Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналының яңа чыгарылышы (2018 елның 4 кварталы)  турында хәбәр итәбез.


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 19 декабренда чыккан 822/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы гамәлгә керде, ул 2019 елның I кварталына РФ субъектлары буенча торак урынның гомуми мәйданы буенча 1 кв. м уртача базар бәясе күрсәткечләрен билгели.


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы 2019 елның I яртыеллыгына РФ буенча торак урынның гомуми мәйданы буенча 1 кв. м бәясе нормативын 43 374 (кырык өч мең өч йөз җитмеш дүрт) сум күләмендә раслады.

2019 елның 8 гыйнварыннан ил буенча торак урынның гомуми мәйданы буенча 1 кв. м бәясе һәм Федерация субъектлары буенча торакның гомуми мәйданы буенча 1 кв. м уртача базар бәясе нормативын билгеләүнең яңа методикасы раслануы турында 2018 елның 17 декабренда чыккан 816/пр номерлы Россиянең төзелеш министрлыгы боерыгы гамәлгә керде. Әлеге күрсәткечләр гражданнарга социаль түләүләр биргәндә кулланыла.


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

2019 елда Татарстан Республикасында объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендә 40 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырылган. Шулардан 38 программа – озак вакытлы, ә ике программа буенча гамәлгә ашыру эшләре быел көтелә.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын үткәрү өчен, шулай ук төзелеш смета бәясен билгеләүнең дөреслегенә тикшерү үткәрү өчен бирелә торган электрон документлар форматына карата таләпләрне аңлату буенча махсус семинарларны үткәрүне дәвам итәләр.


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе сайтының шәхси кабинетында шартнамәне һәм актны агымдагы документлар битендә турыдан-туры имзалау мөмкинлеге барлыкка килүе турында сезгә хәбәр итәбез.


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Төзелештәге иминлек һәм төзелеш контролен гамәлгә ашыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International