Әлеге 2019 елда «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт) «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» Һөнәри осталык конкурсы өчен «Халык өчен хезмәтләр» номинациясендә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының янә лауреаты булды.
Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы, сатып алулар җиңүчесе белән төзелә торган, контракт бәяләренә кагылышлы сораулар аңлатылды.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә 2019 елның 23 июленнән 26 июленә кадәр Казан шәһәрендә «Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасының эш тәҗрибәсен гомумиләштерү белән «Инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы тормыш мохитен булдыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын оештыра.
Чистай, Сибгать Хәким, Нигъмәтуллин урамнары белән чикләнгән, Казан шәһ. Яңа Савин административ районы 70 номерлы кварталның көньяк-көнбатыш өлешендәге «Көнчыгыш Заречье»да 190 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре яңа белем бирү учреждениеләре төзелешенә уңай бәяләмәләр бирде. Түбән Камада 800 укучыга исәпләнгән һәм Казанда 1501 укучыга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәпләре төзелеше, Мамадышта 96 укучыга исәпләнгән мәктәп-интернатның белем алу корпусы проектларының проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре экспертизаны үтте.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан агымдагы елның июнь аенда Татарстан Республикасының 127 юл инфраструктурасы объекты буенча проект документларына һәм смета документларына, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрелде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») 2019 елның 17 июлендә Казан шәһ. «Актуаль үзгәрешләрне исәпкә алып, контрольлек органнары тарафыннан тикшерелгәндә юридик затларның хокукларын әзерләү һәм яклау тәртибе» программасы буенча семинар оештыра.
2019 елның 11 июнендә чыккан 338/пр номерлы, 2019 елның 17 июнендә чыккан 342/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыклары белән төзелеш ресурслары классификаторына төзәтмәләр кертелде.
Россия төзелеш министрлыгының 2018 елның 5 июлендә чыккан 398/пр номерлы һәм 397/пр номерлы боерыклары белән расланган, капиталь төзелеш объектын төзүгә типлаштырылган дәүләт (муниципаль) контрактының һәм проект һәм эзләнү эшләрен башкаруга типлаштырылган дәүләт (муниципаль) контрактының гамәлгә керү вакыты 2020 елның 1 гыйнварына күчерелгән дип Россия төзелеш министрлыгының 2019 елның 20 июнендә чыккан 346/пр номерлы һәм 347/пр номерлы боерыклары белән билгеләнгән.
Россиянең төзелеш министрлыгы проект документларына кабат экспертиза үткәрү процедурасын гадиләштерде. Эшләнгән чаралар биналарның һәм корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү таләпләрен тулысынча саклап, объектлар төзелешен 3-6 айга кыскартырга мөмкинлек бирә.