Смета нормативларының федераль реестрына төзелеш һәм махсус төзелеш эшләренә карата бердәм федераль бәяләргә үзгәрешләр кертелде, шулай ук «Смета нормативларын раслау турында» 2016 елның 30 декабрендә чыккан 1038/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән расланган дәүләт смета нормативларына карата беркетелгән үзгәрешләр хупланды.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 2019 елның 2 августында «Объектларны проектлаганда, төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә экологик таләпләр» программасы буенча семинар оештыра.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проектын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча иң яхшы тәҗрибәләрнең федераль реестры беренче тапкыр төзекләндерү өлкәсендә тәҗрибә һәм иң яхшы карарлар белән алмашу максатыннан 2017 елда Россия төзелеш министрлыгы тарафыннан төзелде. 2018 ел нәтиҗәләре буенча 84 төбәктән 450 дән артык бирелгән гариза арасыннан 165 иң яхшы проект сайлап алынды, алар төзекләндерү буенча Иң яхшы тәҗрибәләр (проектлар) федераль реестрына кертелгән.
2019 елның 1 июленнән торак төзелешенең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде, анда торак төзелеше проектларын төзү банк кредитлары – проектны алып бару хисабына гамәлгә ашырылачак диелгән. Торакны сатып алу өчен гражданнарның акчалары эскроу счетларында сакланачак. Әлеге акчалар белән төзүчеләр объектны эксплуатациягә тапшырганнан соң гына файдалана алачак.
2019-2021 елларга Татарстан Республикасы төзелеш һәм төзелеш материаллары сәнәгате буенча Республикакүләм тармак килешүе Татарстан Республикасы Төзүчеләр союзы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм «Россия төзүчеләр профсоюзы» Татарстан республика оешмасы арасында төзелә торган хокукый акт булып тора, ул республика дәрәҗәсендә түбәндәге әйберләрне билгели: хезмәт өчен түләүнең гомуми шартлары; төзелеш өлкәсе хезмәткәрләренә карата гарантияләр, компенсацияләр һәм ташламалар.
Бүген «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов «Россиянең Баш дәүләт экспертизасы» ФАУ Казан филиалында булды, анда «Россиянең Баш дәүләт экспертизасы төзелештәге экспертиза системасында» темасы буенча киңәшмә үтте. «Россиянең Баш дәүләт экспертизасы» ФАУ Казан филиалының җаваплылык зонасында Киров һәм Түбән Новгород өлкәләре, Башкортостан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Татарстан кебек төбәкләр бар.
Россия төзелеш министрлыгы кабат кулланыштагы икътисадый яктан нәтиҗәле проект документларыннан файдалану мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертизага «Саба муниципаль районының Байлар Сабасы штб агросәнәгать паркы төзелеше» капиталь төзелеш объектының проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектына карата инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә.
2019 елның 30 июненнән «Атом энергиясен кулланып, объектларны төзегәндә бәя кую һәм смета эше буенча белгеч» һөнәри стандартны раслау турында» 2019 елның 9 апрелендә чыккан 228н номерлы РФ хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының боерыгы гамәлгә керде. Әлеге белгечләр атом энергиясен кулланып, объектларны төзегәндә смета бәясен формалаштыралар һәм аның дөреслеген тикшерәләр.
«Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 27 июнендә чыккан 151-ФЗ номерлы Федераль закон гамәлгә керде.