«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм ТР төзелеш министрлыгы уңайлы мохитне булдыру буенча курслар үткәрәчәк

2019 елның 12 июле, җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә 2019 елның 23 июленнән 26 июленә кадәр Казан шәһәрендә «Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасының эш тәҗрибәсен гомумиләштерү белән «Инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы тормыш мохитен булдыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын оештыра.

Укулар тәмамлангач, 36 академик сәгатькә билгеләнгән үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.

Курс бәясе: бер тыңлаучыга 12 800 сум тәшкил итә. Оешмадан 3 һәм аннан күбрәк кеше катнашканда 10% ташлама бирелә, 5 тән артык булганда – бер хезмәткәргә өстәмә рәвештә бушлай белем бирелә.

Бу бәягә кертелгән:

  • сәламләү кофе-брейкы,
  • көндәлек төшке ашлар,
  • мәгълүмати-методик материал комплекты,
  • шәһәр буенча автобус экскурсиясе, Зөягә, Раифа Богородицкий монастырена күчмә экскурсия.

(!) Урыннар саны чикләнгән. Кунакханәне броньлау мөстәкыйль рәвештә җитештерелә.

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Белем алу программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International