Чистай, Сибгать Хәким, Нигъмәтуллин урамнары белән чикләнгән, Казан шәһ. Яңа Савин административ районы 70 номерлы кварталның көньяк-көнбатыш өлешендәге «Көнчыгыш Заречье»да 190 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк.
Балалар бакчасы бинасы – өч катлы. Беренче катта ике ясле төркеме, кече яшьтәге балалар өчен ике төркем, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе, медицина блогы һәм башка ярдәмче бүлмәләр урнашкан. Икенче катта урта яшьтәге балалар өчен ике төркем, өлкән яшьтәге балалар өчен ике төркем, музыка залы һәм спорт белән шөгыльләнү өчен зал урнаштырылган. Өченче катта өлкән яшьтәге балалар өчен әзерлек төркеме, сенсор бүлмәсе, түгәрәк бүлмә, логопед, психолог кабинетлары урнашкан.
59.13330.2012 КҖ, 59.13330.2016 КҖ таләпләре нигезендә проект карарлары халыкның барлык категорияләре: сәламәт, инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре тарафыннан файдалану өчен билгеләнгән гомуми универсаль хәрәкәт юлларын төзүне күздә тота.
«Казан шәһ. Яңа Савин районының «70 нче микрорайон» комплекслы төзелеше. 190 урынга исәпләнгән балалар ясле-бакчасы» капиталь төзелеш объектының проект документлары техник регламентларның (шул исәптән янгыннан саклау буенча), санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыруга, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренең төзүче биременә туры килә. Капиталь төзелеш объектының проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр техник регламентларның таләпләренә туры килә.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма