«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге Казанда юридик затларны тикшерү буенча семинар үткәрәчәк

2019 елның 9 июле, сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») 2019 елның 17 июлендә Казан шәһ. «Актуаль үзгәрешләрне исәпкә алып, контрольлек органнары тарафыннан тикшерелгәндә юридик затларның хокукларын әзерләү һәм яклау тәртибе» программасы буенча семинар оештыра.

Семинар программасы кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралып үтәчәк:

  • предприятиенең әзерлеге буенча контрольлек органнары тарафыннан тикшерүләргә карата комплекслы анализы;
  • төрле контрольлек органнары тарафыннан тикшерелгәндә үз предприятиесен штраф һәм башка санкцияләрдән ничек саклау, мондый яклау өчен кирәкле хокукый нигез булдыру кебек сорауларга җаваплар;
  • контрольлек органнары тарафыннан тикшерелүгә карата закон базасының соңгы кабул ителгән үзгәрешләренә күзәтү һәм анализ ясау.

Максатчан аудитория: кадрлар бүлеге. секретариат, канцелярия җитәкчеләре, белгечләре, офис-менеджерлар, эш башкаручылар.

Семинарның лекторы булып чыгыш ясый Татьяна Сергей кызы Абранина – «Казан милли тикшеренү технология университеты» югары һөнәри белем алу федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Инновацияләр белән идарә итү институтының «Социаль эш, педагогика һәм психология» кафедрасы доценты, хезмәт хокукы һәм кадрлар эше буенча консультанты.

Бер тыңлаучыга катнашу бәясе: 3 000 сум – семинарда катнашу турында сертификат бирү белән (8 ак.с.). Белем алу бәясенә мәгълүмати-методик материал комплекты керә.

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Семинар программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International