«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы лауреаты булды

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Әлеге 2019 елда «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт) «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» Һөнәри осталык конкурсы өчен «Халык өчен хезмәтләр» номинациясендә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының янә лауреаты булды.

«Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» исеменә Республикакүләм конкурсы 2014 елдан башлап төзелеш тармагындагы бәя кую һәм сметаны нормалаштыру өлкәсендә белгечләрнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан үткәрелә. Конкурста 5 ел эчендә барлыгы 180 нән артык белгеч катнашты.

Конкурсның уникальлеге:

  • җиңүчене дәрәҗәле статус һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» фирма алтын значогы белән бүләкләү;
  • эштән аерылмыйча гына квалификацияне арттыру;
  • үз белемнәреңне һәм сәләтләреңне объектив рәвештә бәяләү мөмкинлеге;
  • үз күнекмәләреңне күрсәтү мөмкинлеге;
  • смета эше профессионаллары белән аралашу мөмкинлеге;
  • конкурс атмосферасы һәм көндәшлек рухы.

Конкурс 3 турда үтә. 1 тур онлайн-тест рәвешендә уза. 2 тур шулай ук читтән торып үткәрелә, анда катнашучы үзе турында презентация тәкъдим итә. 3 тур телдән әңгәмә рәвешендә үтә, анда җиңүчеләрне билгелиләр.

1 урынны алган  һәм конкурс нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган җиңүче «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» фирма значогы белән бүләкләнә; 2 урын – 2 дәрәҗә лауреаты; 3 урын – 3 дәрәҗә лауреаты.

Республика конкурсында иң күп балл җыйган 10 катнашучы Бөтенроссия сметчиклары конкурсында катнашу өчен әзерләнүләрне дәвам итәчәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат биредә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International