Казанда, Түбән Камада һәм Мамадышта яңа мәктәпләр төзү планлаштырыла

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре яңа белем бирү учреждениеләре төзелешенә уңай бәяләмәләр бирде. Түбән Камада 800 укучыга исәпләнгән һәм Казанда 1501 укучыга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәпләре төзелеше, Мамадышта 96 укучыга исәпләнгән мәктәп-интернатның белем алу корпусы проектларының проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре экспертизаны үтте.

Казан шәһәренең Совет районы Н. Ершов ур. торак комплексында бассейны булган 1501 урынлык гомуми белем бирү мәктәбе

Гомуми белем бирү мәктәбен «Октябрь шәһәрчеге» торак комплексы территориясендә төзү планлаштырыла. Мәктәп бинасы – өч катлы, 4 блоктан тора.

Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы Түбән Кама шәһәренең 45 нче микрорайонында 800 укучыга исәпләнгән урта гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше

Яңа мәктәпне Түбән Кама шәһәрендә Җиңүнең 30 еллыгы ур., Тынычлык пр., Корабельная һәм Студентлар ур. чикләрендә төзелеп килүче 45 номерлы микрорайонда төзү планлаштырыла.

Мәктәп бинасы – өч катлы турыпочмаклы формада, бер-берсенә якын урнашкан һәм эчке территорияне тәшкил итүче функциональ блоклардан тора.

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Мамадыш мәктәп-интернаты» ДБМУ белем алу корпусын төзү

Мамадыш шәһәренең Гагарин ур., 12 нче йорт адресы буенча проектлана торган 3 катлы мәктәп-интернат бинасы – Г формасында, 2 функциональ блоктан тора: белем алу блогы һәм торак блогы. Белем алу блогының сыйдырышлылыгы 96 укучыны тәшкил итә. Торак блокта бер үк вакытта 51 бала яши ала.

Проектлар белән территорияләрне яшелләндерү, халыкның барлык категорияләре: сәламәт, инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре тарафыннан файдалану өчен билгеләнгән гомуми универсаль хәрәкәт юлларын төзү каралган.

Капиталь төзелеш объектлары буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектлары буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International