2018 елда РФ Җир кодексына XIX «Территорияләрне куллануның аерым шартлары булган зоналар» дигән яңа бүлек кертелде.2018 елда РФ Җир кодексына XIX «Территорияләрне куллануның аерым шартлары булган зоналар» дигән яңа бүлек кертелде.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе 2019 елның 24 сентябрендә «Коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм бурычларны түләттерү» дигән семинар үткәрә.
Россиянең төзелеш министрлыгы 2019 елның III кварталына төзелеш объектлары буенча төзелеш-монтаж һәм җибәрү-көйләү эшләренең смета бәясе буенча үзгәреш индексларын раслады.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белгечләре тарафыннан яңа торак йортлар төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирелде. Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертизаны Зәйдәге 24 фатирлы торак йорт һәм Саба районы Шәмәрдән торак пунктындагы 12 фатирлы торак йорт төзелеше проектлары үтте.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе 2019 елның 23-25 сентябрь көннәрендә «Дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм төзелеш контроле: яңа таләпләр, проблемалы мәсьәләләр, тикшерүләр практикасы» дигән квалификация күтәрү курсларын оештыра.
2019 елның 2 сентябрендә Балтач районы Нөнәгәр авылында Белем көне үтте. Укучыларны яңа уку елы башлану белән котларга мәртәбәле кунаклар – «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутаты Марат Мансур улы Бариев килде.
2019 елның 31 августында Татарстан Республикасы көне уңаеннан Балтач районында капиталь ремонттан соң төзелеш объектлары – Борнак авылында мәдәният йорты һәм Чепья авылында Халыклар дуслыгы музее ачылды. Объектлар социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында ремонтланды. Ремонт эшләре бюджеты 27 млн сумга якын санны тәшкил итте.
Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның 2018 елның 19 июлендә чыккан Пр-1235 номерлы күрсәтмәсен үтәү кысаларында капиталь төзелеш объектларының тормыш циклы белән идарә итү системасына күчү турында РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү юлы белән системалы этаплы эш оештырылды.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән котлыйм!
2019 елның 25-27 сентябрь көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге «Оешмага һөнәри стандартларны кертү» дип аталган квалификация күтәрү курсларын үткәрә.