Балтач районында Белем көненә яңа мәктәп ишекләре ачылды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

2019 елның 2 сентябрендә Балтач районы Нөнәгәр авылында Белем көне үтте. Укучыларны яңа уку елы башлану белән котларга мәртәбәле кунаклар – «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутаты Марат Мансур улы Бариев килде.

Нөнәгәр урта мәктәбен капиталь ремонттан соң ачу – әлеге вакыйгага туры килде. Мәктәпне ремонтлауга мәгариф объектларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча 44 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Мондый программа ярдәмендә мәктәп икенче тормышка ия булды – яңа заманча ремонт, төзекләндерелгән уку сыйныфлары, яңа фасад, тәрәзәләр һәм, әлбәттә, белем алу өчен уңайлы атмосфера.

IMG_1372.JPG

Мәҗит Хаҗип улы Салихов төзүчеләргә, район хакимиятенә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук укучыларны һәм педагогларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән котлады:

«Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Казанда «WorldSkills» стандартларына нигезләнгән һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты уздырылу – конкурентлыкка сәләтле кадрлар әзерләү, югары стандартлар һәм технологияләрне кулланышка кертү эшендә Татарстан ирешкән казанышларның танылуына ачык дәлил.   Бу күренекле чараны үткәрү өчен төзелгән Идел буе төбәгендәге иң зур «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге киң багланышларга яңа мәйданчык, дөньякүләм технологияләрне һәм гыйлемнәрне тарату өчен нәтиҗәле җирлек булды.

Бәйрәм уңаеннан укытучыларга, тәрбиячеләргә, профессор-мөгаллимнәр корпусына олы ихтирамымны белдерәм. Яңа уку елы сезгә иҗади җиңүләр һәм ачышлар алып килсен!

Кадерле дуслар, чын йөрәктән һәммәгезгә бәхет, тынычлык, иминлек телим! Белем көне котлы булсын!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International