2019 елның 31 августында Татарстан Республикасы көне уңаеннан Балтач районында капиталь ремонттан соң төзелеш объектлары – Борнак авылында мәдәният йорты һәм Чепья авылында Халыклар дуслыгы музее ачылды. Объектлар социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында ремонтланды. Ремонт эшләре бюджеты 27 млн сумга якын санны тәшкил итте.