Зәй һәм Шәмәрдән халкын яңа торак белән тәэмин итәчәкләр

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белгечләре тарафыннан яңа торак йортлар төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирелде. Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертизаны Зәйдәге 24 фатирлы торак йорт һәм Саба районы Шәмәрдән торак пунктындагы 12 фатирлы торак йорт төзелеше проектлары үтте.

Зәйнең 4нче микрорайонында гомуми мәйданы 1370 кв. м булган яңа торак йорт төзеләчәк. Турыпочмаклы формадагы йорт техник подпольелы һәм салкын чордаклы ике секциядән тора.

Саба районының Шәмәрдән торак пунктындагы Мәктәп урамы, 2а адресы буенча яңа торак йорт барлыкка киләчәк. Бина план буенча бер секцияле турыпочмаклы, гомуми мәйданы 1397 кв. м тәшкил итә.

Капиталь төзелеш объектлары буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатм

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International