Бюджет оешмаларында һөнәри стандартларны кертү буенча курслар

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 25-27 сентябрь көннәрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге «Оешмага һөнәри стандартларны кертү» дип аталган квалификация күтәрү курсларын үткәрә.

Максатчан аудитория: кадрлар бүлеге, секретариат, канцелярия җитәкчеләре, белгечләре, офис-менеджерлар, эш җитештерүчеләр.

Төп лектор булып «Казан милли тикшеренү технология университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Инновацияләр белән идарә итү институтының «Социаль эш, педагогика һәм психология» кафедрасы доценты, хезмәт хокукы һәм кадрлар эшчәнлеге буенча консультант Татьяна Абранина Сергей кызы чыгыш ясый.

Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 6800 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Бу бәягә сәламләү кофе-брейкы, өләшү материал комплекты керә.

Укулар тәмамланганнан соң тиешле үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.

Заявкалар 2019 елның 16 сентябренә кадәр кабул ителә.

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Белем алу программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International