2019 елның III кварталына смета бәясенең үзгәреш индекслары

2019 елның 6 сентябре, җомга

Россиянең төзелеш министрлыгы 2019 елның III кварталына төзелеш объектлары буенча төзелеш-монтаж һәм җибәрү-көйләү эшләренең смета бәясе буенча үзгәреш индексларын раслады.

Индекслар, инфляциянең фаразланган күрсәткечен исәпкә алып, «Россиянең баш дәүләт экспертизасы» ФАУ, регионнарның башкарма хакимият органнары мәгълүматларын кулланып, 2001 елның смета-норматив базасына карата эшләнгән.

Хатта булмаган Россия Федерациясе субъектлары Индекслары, шулай ук проект һәм тикшеренү эшләренә, җиһазларга, башка эшләргә һәм чыгымнарга карата Индекслар өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

«2019 елның III кварталына федераль һәм территориаль берәмлек бәяләрен кулланып билгеләнә торган төзелеш-монтаж һәм җибәрү-көйләү эшләренең смета бәясе буенча үзгәреш индекслары турында» 2019 елның 28 августында чыккан 31427-ДВ/09 номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының хаты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International