«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе 2019 елның 23-25 сентябрь көннәрендә «Дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм төзелеш контроле: яңа таләпләр, проблемалы мәсьәләләр, тикшерүләр практикасы» дигән квалификация күтәрү курсларын оештыра.
Максатчан аудитория: төзелеш, эксперт һәм проект оешмалары, төзүче һәм техник заказ бирүче хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре, авторлык күзәтчелеген, дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкаручы белгечләр һәм барлык кызыксынган затлар.
Белем алу бәясе: 2019 елның 16 сентябренә кадәр заявка биргәндә – 9 800 сум, аннан соң – 12 800 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый).
Укулар тәмамланганнан соң тиешле үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.
Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.