«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәм күпмилләтле халыкның бердәмлеге, һәрберебезнең туган якка тирән мәхәббәте, тарихи бердәмлекне аңлау символы булып тора.
Татарстан халкы үзенең бай тарихы һәм мәдәнияте, икътисадый, фәнни һәм рухи потенциалы белән хаклы рәвештә горурлана. Болар барысы да безнең төбәкнең киләчәк үсешенең ныклы нигезен тәшкил итә.
Республиканың төп байлыгы – тарихка һәм гореф-гадәтләргә сак карашлы, яраткан туган ягыбызны данлый, көндәлек хезмәте белән Татарстанның киләчәген булдыра торган хезмәт сөючән, үзенчәлекле халкыбыз.
Туган як язмышына битараф булмаган республика халкы шәхси инициативаны күрсәтә, алар иҗтимагый инфраструктура үсешенә, шулай ук аның чәчәк атуына һәм иминлегенә өлеш кертергә тырыша.
Без бергә кече ватаныбыз хакына эшлибез һәм аның турында кайгыртабыз, аның традицияләрен, бай мәдәни һәм рухи мирасын саклап яшибез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм туган Татарстанның уңышлары хакына иҗади эшчәнлектә уңышлар телим!
Хөрмәт белән, Мәҗит Хаҗип улы Салихов