Әлеге эш «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарылачак. Бу – елына 150 гә якын документ чыгара торган стандартларны яңартуның иң масштаблы программасы.
Россиянең төзелеш министрлыгы тарафыннан 2018 елдан 2022 елга кадәр төзелеш өлкәсендә 200 ләп кагыйдәләр җыелмасын һәм ГОСТ лар эшләү һәм якынча 400 норматив документ актуальләштерү каралган.
Бүгенге көндә стандартлаштыру өлкәсендәге норматив документларны, Россиянең төзелеш министрлыгыннан кала, бик күп хакимият органнары генерацияли. Шуңа күрә ведомство 384-ФЗ га төзәтмәләр кертергә һәм төзелеш өлкәсендә барлык норматив-техник документлар реестрын булдырырга планлаштыра.
Белешмә:
2019 ел башына норматив техник документлар фонды 314 кагыйдәләр җыелмасы һәм 1 080 стандарт тәшкил итте. Төзелешнең норматив-техник базасына тармак өчен 70 принципиаль яңа документлар керде.