«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ КФЙ энергияне саклау белән идарә итү буенча онлайн укулар үткәрә

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар эшчәнлегенең бер юнәлеше булып күпфатирлы йортларда энергияне саклау һәм торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнарны киметү буенча чаралар тора.

Шуңа бәйле рәвештә ТКХ предприятиеләре, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, идарәче оешмалар, торак кооперативлары һәм ТМШ җитәкчеләрен һәм белгечләрен «Күпфатирлы йортларда (КФЙ) энергияне саклау белән идарә итү» курсы буенча дистанцион укулар үтәргә чакырабыз.

Укулар «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге сайтының Шәхси кабинетында үткәрелә.

Укулар тәмамланганнан соң тиешле үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.

Белем алу бәясе: 5000 сум (ӨБС салынмый).

Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru, (843)-253-75-49, +7-960-043-43-44, info@proff-standart.ru.

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International