«Мәгълүмат моделе рәвешендәге материаллар булган проект документларын әзерләү эшләренең бәясен билгеләү Методикасын раслау турында» РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы боерыгының проекты тәкъдим ителде.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә 2019 елның 28-29 ноябрь көннәрендә Казанда «Объектта инвалидларга һәм башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәргә ситуацион ярдәм күрсәтү, хезмәтләр күрсәтү һәм аларны озатып йөрү» программасы буенча укулар оештыра.
Булачак эшләрне планлаштыру этабында ук еш кына, идеядән башка ахыргы нәтиҗәдән берни дә булмаганда, уйланылган проект төзелешенең күпме торачагын аңларга кирәк. Проектның бәясен исәпләү һәм уңышлы тормышка ашыру өчен төзелеш бәясенең эреләндерелгән нормативлары (ТБН) эшләнгән, алар тулырак сметаны төземичә, төзелешнең чик бәясен мөмкин кадәр төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә.
2019 елның 13 ноябрендә чыккан 688/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының боерыгы белән «Бәя куючы төзелеш ресурсларының җыелма номенклатурасын формалаштыру турында» 2019 елның 30 августында чыккан 500/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы боерыгының Кушымтасына үзгәрешләр кертелде.
Кадерле һәм сөекле хатын-кызлар – әниләр һәм әбиләр! «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне иң якты һәм дулкынландыргыч бәйрәм – Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм!
Россиянең төзелеш министрлыгы боерыклары белән Федераль реестрга яңа смета нормативлары кертелде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Әлмәт шәһәрендә ике торак йорт төзелеше буенча проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре автомобиль юллары инфраструктурасының 68 объекты буенча проект һәм смета документларына экспертиза үткәрделәр. Экспертиза нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Казан, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Буа, Биектау, Алабуга, Кама Тамагы, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Спас, Тәтеш, Тукай муниципаль районнарында автомобиль юлларын ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә карата уңай бәяләмәләр бирелде.
2019 елның 18 ноябрендә Санкт-Петербургта «Тотрыклы үсеш өчен төзелеш тармагын цифрлы итеп үзгәртеп кору» беренче Халыкара форумы үтте, анда Россия, Испания, Германия, Норвегия, Франция, Бөекбритания, Австралия, АКШ экспертлары һәм БДБ илләре вәкилләре катнашты.
2019 елның октябрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ ТР Казан, Яр Чаллы, Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чистай муниципаль районнарында 90 белем бирү учреждениесен – мәктәпләрне, лицейларны, училищеларны төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләүгә карата проект һәм смета документларын карап үтте. Тәкъдим ителгән проект һәм смета документлары билгеләнгән таләпләргә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.