«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ балалар бакчаларын төзү һәм капиталь ремонтлау бәясенә экспертиза үткәрде

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Агымдагы елның октябрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре ТР муниципаль берәмлекләрендә 17 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча смета бәясенең дөрес итеп билгеләнүенә тикшерү үткәрделәр. Объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча смета бәясе дөрес билгеләнгән, тикшерү нәтиҗәләре буенча уңай нәтиҗәләр бирелде.

Бирелгән бәяләмәләр реестры (2019 елның октябрь ае)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International