«Үзгәрешләрне күрмәскә, аларны кире кагарга, булган потенциалны бәяләп бетерүне, бүген нинди генә куәтле булмасын, иртәгә ул бик тиз искерергә һәм бөтенләй җимерелергә мөмкин»
Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин
1. Мәгълүмати модельләштерү технологиясе (BIM-технологияләр) турындаМәгълүмати модельләштерү цифрлы двойник (физик һәм функциональ характеристикаларны цифрлы рәвештә күрсәтү) буларак мәгълүмат модельны булдыру һәм куллану буенча уртак эш ысулын күз алдында тота.
2. Бераз тарихУйлап табып һәм ниндидер яңа әйбер ачып дөнья камилләшә, һәм бу казанышлардан башка алгарыш юлы буенча ерак китеп булмый. Проектлаштыруда һәм экспертизада заманча инновацион технологияләрне куллану – бу шәһәр төзелешендә яңа дәүләт сәясәтенең өлешләре.
3. Төзелештәге BIM-технологияләр – яңа чынбарлык«2020 елның беренче кварталында барлык төбәк структураларын – экспертизаны, заказ бирүчеләрне, белем бирү үзәкләрен, бизнесны, проектлаучыларны берләштерүче Россия Федерациясе субъектларында BIM-үзәкләр булдыру планлаштырыла», – дип ассызыклады Россиянең төзелеш министры урынбасары.
4. Норматив документларТөзелеш объекты тормыш циклының төрле стадияләрендә объектларның мәгълүмати моделен формалаштыруның гомуми таләпләрен һәм кагыйдәләрен билгели торган кагыйдәләр җыелмасы һәм дәүләт тармак стандартлары кабул ителде.
5. ӨстенлекләрМәгълүмат моделен формалаштыру һәм алып бару өчен белешмәләр, документлар, материаллар составы һәм электрон документлар форматына карата таләпләр кирәк, практикада Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк кагыйдәләр (методикалар) кирәк. Әмма Шәһәр төзелеше кодексына әлеге төшенчәләрне кертү инде хәзер үк шәһәр төзелеше процедураларының мәгълүмати модельләштерү форматында үтщлешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бу процесс объект тормыш циклының һәр этабында, шул исәптән үз эченә файдалануны да алып, кертелгән.
6. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ BIM-технологияләр«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ 5 елдан артык эксперт эшчәнлеген башкарганда BIM-технологияләрне куллану белән шөгыльләнә. BIM-технологияләрне кулланып эшләнгән проект документларына экспертиза үткәрүнең беренче бәяләмәсе 2014 елның февралендә бирелде. Һәм хәзерге вакытта Учреждение тарафыннан 30 дан артык объект буенча проект документлары каралды. Барлык проектлар да уңай бәяләмәләр алды.