Капиталь төзелеш объектларын төзүгә, реконструкцияләүгә карата сатып алуларны урнаштырганда көндәшлекне арттыру максатыннан закон проекты белән «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтелүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендә чыккан 44-ФЗ номерлы РФ Федераль законының 96 статьясына 6.1 өлеше белән заказ бирүчегә сатып алуны гамәлгә ашырганда аны башкаруның аерым этаплары буенча контракт үтәлешен тәэмин итү таләбен билгеләү хокукын бирелүе турында өстәмә кертү күздә тотыла.
РФ Шәһәр төзелеше кодексы нормалары мондый хокукны билгеләү өчен нигез булып тора, алар нигезендә төзүче яки техник заказ бирүче инициативасы буенча проект документларын әзерләү төзелешнең һәм «Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында» 2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы РФ Хөкүмәте карарының тапшырылырга һәм автоном рәвештә файдаланылырга мөмкин объект буларак төзелеш этабын билгеләүче аерым этапларына карата гамәлгә ашырылырга мөмкин.