Сезнең игътибарыгызга 2019 елның ноябрь аена законнар үзгәрешләрен күзәтүне тәкъдим итәбез.
Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! 2020 елның 1 гыйнварыннан «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм заказ бирүчеләр арасында шартнамәләрне электрон формада төзеләчәк дип хәбәр итәбез.
Сезнең игътибарыгызга семинар лекторларының доклад материаллары белән атналык басмаларны тәкъдим итәбез.
Россиянең төзелеш министрлыгы смета нормативларының федераль реестрына кертелгән территориаль смета бәяләрен, территориаль смета һәм берәмлек бәяләрнен кулланылырга тиеш түгел дип таныды.
Проект документларының конструктив өлешенә экспертиза үткәргәндә, экспертлар еш кына кабул ителгән проект карарларының исәп-хисап нигезләмәләрен соратып алалар. Кагыйдә буларак, экспертлар запрослары буенча машина исәп-хисапларының нәтиҗәләрен тәкъдим итәләр. Кайбер очракларда бу бинаның пространство моделен исәпләү нәтиҗәләре, башка очракларда – махсуслаштырылган гамәли программалар пакетларының берсе тарафыннан ясалган конструкцияләрнең аерым элементларын исәпләү нәтиҗәләре.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ архитектура, шәһәр төзелеше һәм инженерлык эзләнүләр бүлеге башлыгы Игорь Александр улы Алексеев, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ оештыру эшләре бүлеге башлыгы Ирина Вкитор кызы Баранова 28 ноябрьдә Мәскәүдә «Россиянең Баш дәүләт экспертизасы» ФАУ тарафыннан оештырылган дәүләт экспертизалары оешмалары киңәшмәсендә катнаштылар.
Капиталь төзелеш объектларын проектлаганда һәм гамәлдәге объектларны инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен биналарның һәм корылмаларның үтемлелеге буенча барлыкка килгән норматив таләпләрне һәм типик хаталарны аңлату максаты белән, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәме белән «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») 2019 елның 10 декабрендә «Проектлаганда, реконструкцияләгәндә, капиталь ремонт вакытында биналарның һәм корылмаларның үтемлелеге» темасы буенча семинар оештыра.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында балык үрчетү комплексы өчен өстәмә биналар төзү проектының проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасының Арча районы Түбән Мәтәскә торак пунктында һәм Татарстан Республикасының Кукмара районы Балыклы торак пунктында яңа объектлар төзелешенең проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Вознесенский торак массивындагы Мәдәният йортында күрсәтелгән ярдәме белән кыска вакыт эчендә сәхнә, килүчеләр өчен гардеробны яңадан җиһазландыру эшләре башкарылды, өч кабинет һәм фойе яңартылды. Мәдәният йорты җитәкчелеге «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салиховка һәм «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ коллективына рәхмәт белдерде һәм күрсәтелгән матди ярдәм тәрбияләнүчеләрнең эш шартларын һәм белем алуларын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирде дип билгеләп үтте.