«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ делегациясе Мәскәүдә дәүләт экспертизасы киңәшмәсендә катнашты

2019 елның 29 ноябре, җомга

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ архитектура, шәһәр төзелеше һәм инженерлык эзләнүләр бүлеге башлыгы Игорь Александр улы Алексеев, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ оештыру эшләре бүлеге башлыгы Ирина Вкитор кызы Баранова 28 ноябрьдә Мәскәүдә «Россиянең Баш дәүләт экспертизасы» ФАУ тарафыннан оештырылган дәүләт экспертизалары оешмалары киңәшмәсендә катнаштылар. Быел киңәшмә бишенче тапкыр үтте һәм дәүләт структуралары, шулай ук дәүләтнеке булмаган экспертизалар өчен дә мөһим һөнәри вакыйга булды. Киңәшмәнең көн тәртибе кысаларында 2019 елда карарларны гамәлгә ашыру йомгаклары һәм яңа 2020 елга төп бурычлар каралды. Киңәшмәне «Баш дәүләт экспертизасы» ФАУ җитәкчесе Игорь Евгений улы Манылов үткәрде. Экспертлар киңәшмәсенең төп темасы – 2030 елга кадәр Россиядә төзелеш тармагы үсешенең яңа Стратегиясе һәм төзелеш экспертизасы институты, төзелештә техник җайга салу һәм бәя кую системасы инновацион үсешенең төп стратегик юнәлешләре. «Россиянең Баш дәүләт экспертизасы» ФАУ тарафыннан  үткәрелгән киңәшмәдә катнашучыларны сораштыру нигезендә, 44% – оешмалар үсеше планнарының күпчелек өлешендә Стратегия 2030 төп нигезләмәләренә туры килүен билгеләп үтте, сораштырылучыларның 27% үз эшчәнлеген 3-5 елга алга планлаштыра, 18% – 1 елга алга планлаштыра.

Экспертлар актуаль мәсьәләләр буенча мәгълүматлар һәм тәҗрибә белән алмаштылар, шулай ук БДБР тутыру буенча «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ оештырылган эшен билгеләп үттеләр, статистика күрсәткәнчә, реестр бүлекләренең 53% – эшләп бетерү өчен мөрәҗәгатьләрне кире кайтармыйча булдырыла. «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Идел буе федераль округының эксперт оешмалары арасында реестр бүлекләрен тутыру буенча лидер булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International