«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Вознесенскийда Мәдәният йортына ярдәм күрсәтте

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Вознесенский торак массивындагы Мәдәният йортында күрсәтелгән ярдәме белән кыска вакыт эчендә сәхнә, килүчеләр өчен гардеробны яңадан җиһазландыру эшләре башкарылды, өч кабинет һәм фойе яңартылды. Мәдәният йорты җитәкчелеге «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салиховка һәм «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ коллективына рәхмәт белдерде һәм күрсәтелгән матди ярдәм тәрбияләнүчеләрнең эш шартларын һәм белем алуларын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирде дип билгеләп үтте. Көн саен 600 гә якын кешене Мәдәният йорты үз стеналарында кабул итә. Алар – пенсия яшендәге кешеләр һәм яшь тәрбияләнүчеләр. Учреждение стеналарында интеллектуаль түгәрәкләр, бию дәресләре, белем бирү чаралары, рәсем ясау һәм вокал түгәрәкләре һ. б. үткәрелә. «Төзекләндерелгән яңа Мәдәният йорты хәзер концерт эшчәнлеген үстерә һәм артистларны чакыра ала», – дип билгеләп үтә мәдәният үзәге җитәкчелеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International