10 декабрьдә Казанда биналарның һәм корылмаларның үтемлелеге буенча укулар үтәчәк

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Капиталь төзелеш объектларын проектлаганда һәм гамәлдәге объектларны инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен биналарның һәм корылмаларның үтемлелеге буенча барлыкка килгән норматив таләпләрне һәм типик хаталарны аңлату максаты белән, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәме белән «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») 2019 елның 10 декабрендә «Проектлаганда, реконструкцияләгәндә, капиталь ремонт вакытында биналарның һәм корылмаларның үтемлелеге» темасы буенча семинар оештыра.

Белем алу максаты: инвалидларның һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәренең үтемлелеген тәэмин итү өчен яңа объектларны проектлаштыру һәм гамәлдәге объектларны модернизацияләү белән шөгыльләнүче белгечләрнең квалификация дәрәҗәсен күтәрү.

Төп лектор: Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры киңәшчесе Ирина Юлий кызы Просвирякова.

Катнашу бәясе: бер тыңлаучыга 3 900 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый).

Укулар тәмамлангач, семинарда катнашучы сертификаты бирелә.

Семинар түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22 нче йорт, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»).

Семинар программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International