«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында балык үрчетү комплексы өчен өстәмә биналар төзү проектының проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
Балык үрчетү комплексы өчен өстәмә биналар маймычлар үрчетү өчен файдаланылачак. Комплекс бинасы – ике катлы, турыпочмаклы формада. Хезмәт, көнкүреш һәм хуҗалык биналарын, азык складларын һ. б. урнаштыру планлаштырыла.
«ТР Лаеш районы, Зимняя горка бистәсе адресы буенча урнашкан Балык үрчетү комплексының 2 нче чираты» капиталь төзелеш объекты буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объектның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма