«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасының Арча районы Түбән Мәтәскә торак пунктында һәм Татарстан Республикасының Кукмара районы Балыклы торак пунктында яңа объектлар төзелешенең проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
Проект үз эченә Арча районының Түбән Мәтәскә торак пунктында Дан урамы, 32 адресы буенча урнашкан 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелешен ала.
Кукмара районының Балыклы торак пунктында 15 урынга исәпләнгән башлангыч мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, универсаль спорт мәйданчыгы, су белән тәэмин итү челтәрләре һәм автомобиль юлы төзелеше планлаштырыла.
Тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә; инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма