Мөрәҗәгать итүчеләргә игътибарына: 2020 елның 1 гыйнварыннан «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ шартнамәләрне электрон формада төзүгә күчә

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр!

2020 елның 1 гыйнварыннан «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм заказ бирүчеләр арасында шартнамәләрне электрон формада төзеләчәк дип хәбәр итәбез.

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ сайтында шәхси кабинетта сез түбәндәге хезмәтләр буенча шартнамәләр формалары белән таныша аласыз:

  • проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасы;
  • проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләтнеке булмаган экспертиза;
  • смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерү.

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны буенча яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International