«Төзелеше федераль бюджет акчаларын җәлеп итеп финанслана торган капиталь төзелеш объектларының смета бәясен билгеләгәндә кулланылырга тиешле смета нормативларының федераль реестрына смета нормативларын кертү турында» 2015 елның 3 июнендә чыккан 395/пр номерлы Россиянең төзелеш министрлыгы боерыгына төзәтмәләр кертелде, монда 1984 ел бәяләре дәрәҗәсендә реставрация эшләренә карата смета нормативлары 2019 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булырга тиеш дип билгеләнә.
2019 елга 80 стандартны раслау һәм 53 яңа кагыйдәләр эшләү, һәм инженерлык эзләнүләр, нигезләр һәм фундаментлар проектлаштыру, сейсмик районнарда проектлаштыру, торак, җәмәгать һәм җитештерү биналарын һәм корылмаларын, транспорт корылмаларын эксплуатацияләү өлкәсендә элек расланган кагыйдәләр җыелмаларына үзгәрешләр кертү планлаштырылган. Норматив базаны актуальләштерү «Торак һәм шәһәр мохите» Милли проекты күрсәткечләренең үтәлешенә юнәлдереләчәк.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
2018 елда безнең Учреждение проект документларына экспертиза үткәрүгә һәм республиканың инвестицион-төзелеш эшчәнлегендә бердәм дәүләт бәяләр сәясәтен гамәлгә ашыруга 30 ел тулды. Хезмәтләребезнең максималь сыйфатын тәэмин итү өчен без актив рәвештә эксперт эшчәнлегенә хезмәтне оештыруның заманча технологияләрен һәм алымнарын кертәбез.
РФ спорт министрлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салиховка һәм «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе коллективына рәхмәт белдерде.
2018 елның 22 декабрь көнендә Казан ратушасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының федераль этабында һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының региональ этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан Казан һәм Менделеевскида урнашкан күпфатирлы торак йортлар төзелешенең проект документларына карата экспертиза үткәрелде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
2019 елның 1 гыйнварыннан 2 гыйнварына кадәр программа белән эшләгән вакытта максималь уңайлыклар тәэмин итү максаты һәм мәгълүмати куркынычсызлык таләпләре үтәлешенең зарурлыгы белән «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе сайтының Шәхси кабинетында техник эшләр үткәреләчәк, шуңа бәйле рәвештә программа эшендә өзеклекләр килеп чыгарга мөмкин.
2018 елның 22 декабрь көнендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов Балтач районында яңа социаль объектлар ачу буенча берничә чара үткәрде. Чара Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Татарстан Республикасының Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе вәкилләре катнашында узды.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре ТР Алабуга һәм Чистай муниципаль районнарында урнашкан ике мәктәпнең проект документларына экспертиза үткәрделәр. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.