«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре ТР Алабуга һәм Чистай муниципаль районнарында урнашкан ике мәктәпнең проект документларына экспертиза үткәрделәр. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
Чистай шәһәренең Полющенков ур., 28б адресы буенча 800 урынга исәпләнгән яңа мәктәп барлыкка киләчәк. Мәктәпнең бинасы – өч катлы, ә бинаның бер өлеше (спорт залы) – бер катлы. Бинаның беренче катында гардероблы вестибюль, хезмәт белеме алу остаханәләре, мәктәп яны территориясенә чыгу белән спорт зонасы, медицина хезмәте күрсәтелү зонасы, төшке аш залы каралган. Бинаның икенче катында актлар залы, административ бүлмәләр зонасы каралган. Өченче катта уку залы булган китапханә, спорт залы блогы каралган. Мәктәп территориясендә дүрт зона бар: ял итү, физкультура-спорт, хуҗалык һәм укыту-тәҗрибә зоналары. Ял итү зонасында укучылар өчен күчмә уеннар һәм ял итү, шулай ук саф һавада белем бирү чараларын үткәрү планлаштырыла. Физкультура-спорт зонасында спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле спорт җиһазлары урнаштырылган.
Тагын бер яңа объект – Алабуга шәһәренең 4-5 нче микрорайонында Нечаев, Урманче, Мәрҗани һәм Округ шоссесы урамнары тирәсендә 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзеләчәк. Мәктәпнең бинасы – өч катлы. Бинаның беренче катында гардероблы вестибюль, медицина блогы, шулай ук йөзү бассейннары блогы каралган. Бинаның икенче катында уку кабинетлары-класслары, ике катлы актлар залы, китапханә, мәгълүмат үзәге каралган. Бинаның өченче катында уку кабинетлары-класслары, спорт заллары комплексы, укытучылар бүлмәсе, китапханә каралган.
Ике проект белән территорияне куаклар һәм агачлар белән төзекләндерү, укучыларны йөртү өчен билгеләнгән автотранспорт чараларын кую урыннары, халыкның барлык категорияләре: сәламәт, инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре тарафыннан файдалану өчен каралган гомуми универсаль хәрәкәт юлларын урнаштыру каралган.
Объектлар буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма